Теләче районында кызу печән өсте

2013 елның 24 июне, дүшәмбе

Теләче районының “Нирус” ширкәте шушы чорда яхшы сыйфат белән 100 тонна печән, 570 тонна сенаж, 4 мең данә миллек әзерләргә өлгергәннәр. Ширкәттә барлык күпьеллык үлән мәйданнарының 70% ы җыеп алынган инде. Калган 30 % ы җыеп төгәлләнгәндә бер траншея сенаж тулачагына ышанычлары зур. Массаны ДТ-75 тракторы белән Динар Камалетдинов һәм Т-150 тракторчысы Хәйдәр Гыйлемхановлар таптатып торалар. Сенажның сыйфатын яхшырту өчен 200 литр су сыйдырышлы савытка әзерләп салынган закваска белән сугарыла. Соңгы елларда хуҗалыкларда кулланыла торган бу алым үзен аклады.

Хәзер хуҗалыкта 750 баш терлек бар. Шуның 220 се савым сыеры. Алардан тиешле продукция алу өчен һәр баш шартлы терлеккә уртача 36,2 центнер азык берәмлеге тупларга кирәк. Ширкәт җитәкчесе Рамил Сөнгатуллин әйтүенчә, моның өчен 3500 тонна сенаж, 3000 тонна силос, 400 тонна печән, 1000 тонна салам әзерләргә кирәк. Күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж салу, икенчесеннән печән хәзерләү һәм шәхси хуҗалыкларны тәэмин итү планлаштырыла. Яңгыр яуса, әлбәттә. Моннан тыш, нируслылар терлек азыгын чит район-республикаларга да чыгып әзерләргә ниятли,  дип хәбәр итә “Теләче” газетасы хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International