ТР Президенты: “Бары тик катгый чаралар гына Татарстанга Африка дуңгыз чумасы керү куркынычын киметәчәк”

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстанда Африка дуңгыз чумасын кертмәү өчен чаралар күрәләр. Дуңгыз комплекслары ябык эш режимына күчә. Әлегә 91 дуңгызчылык предприятиесе бу режимга күчмәгән, дип белдерде  ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Шулай ук, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, кыргый кабан дуңгызларын ату квотасын сизелерлек арттыру тәкъдиме кертелгән һәм эре дуңгызчылык хуҗалылкары зонасы тирәсендә буш урыннар булдыру бурычы куелган.

ТР Президенты ветеринария хезмәтен һәм бу мәсьәләне хәл итүгә җәлеп ителгән башка структураларны принципиаль булуларын сорады. “Бары тик катгый чаралар гына Татарстанга Африка дуңгыз чумасы керү куркынычын киметәчәк”, - дип тәмамлады ул сүзен.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International