«Кама Тамагы» АХПның Олы Салтык бүлекчәсендә уҗым культуралары белән эшли беләләр. Моны быелгы коры ел күрсәтте. Мәсәлән, Даныш янынңдагы 67 гектар мәйдандагы «Татьяна» сортлы көзге арыш гектарыннан 48 центнер уңыш биргән, башка участоклардан 40-42 центнер алганнар. Биредә көзге игеннәр, борчак, солы тулысы белән җыеп алынган. Уңышы азрак булган сабан культураларын суктыруга керешкәннәр. Мәсәлән, солы гектарыннан 18,7, «Тимерхан» сортлы арпа 21,8, «Экада» сортлы сабан бодае гектарыннан 19,8 центнер уңыш биргән.
Уҗымнар чәчәр вакыт җитте. Бүлекчәнең баш агрономы Самат Сафин: «Без көзге арышка махсуслашабыз, шуңа күрә көзге бодай чәчмибез. 632 гектар чәчәргә уйлыйбыз, шулардан 53е – яшел азыкка», ди.
– Кайчан башларга уйлыйсыз, дигән сорауга, алар: “Бүген бер агрегат чыкты инде, сыерларга ашатыр өчен «яшел конвейрга» көзге арыш чәчәбез”, диләр.
Чыннан да, җәйге терлекчелек лагеры янында чәчкеч тагылган МТЗ-82 тракторы эшли иде. Техникага Исфан Зәйнуллин идарә итә, Рафил Гыймадиев чәчүче булып эшли, тиздән тагын бер чәчүче – Рамил Зарипов кушылырга тиеш.
Биредә басу кантарлы, шуңа күрә аңа чәчү агрегаты кертеп җибәргәнче, туфракны башта тырмалыйлар. Бу эшне чылбырлы тракторда Рөстәм Гарифуллин башкара, чәчүләрне катоклауда тагын бер МТЗ-82 тракторы эшли, дир хәбәр итә район газетасы.
Көзге чәчү башланды, аны яхшы агротехник срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарырга кирәк. Ашлама бар, дым җитәрлек.