Көзге эшләр алдыннан киңәш тоттылар

2013 елның 13 августы, сишәмбе

Дүшәмбе көнне Нурлат муниципаль районының “Южная” агрофирмасы базасында Кама аръягы районнары авыл хуҗалыгы белгечләренең зона семинары үтте.

Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов,  район җитәкчеләре,  шулай ук  сигез   районның аграрийлары   җир эшкәртү, уҗым чәчү кебек көзге эшләр алдыннан   “иң нечкә урыннарны барладылар”.  Фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Семинар эшендә шулай ук, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Наил Шарапов та катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International