Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Буа муниципаль районында уңышны җыеп алу барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов вертолеттан бөртеклеләрне суктыру эше барышын карагач, районның хуҗалык һәм авыл җирлелкәре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу “Ак Барс агро” агрохолдингы авыл хуҗалыгы берләшмәләренең берсе “Авангард” ҖЧҖ кырында узды. Хәзерге вакытта хуҗалык кырларында арпа суктыралар.
Районда бөртекле культураларны җыеп алу 66 процентка төгәлләнгән. “Авангард” хуҗалыгы кырларында бер гектардан 38 центнер арпа чыга. Уңышны җыеп алу эше белән бергә көзге культураларны чәчү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә 15 процент чамасы мәйдан чәчүлеккә әзер.
Республика Президентына Буа районы агросәнәгать комплексындагы агымдагы вәзгыять хакында муниципалитет җитәкчесе Азат Айзатуллов белдерде. Аның сүзләренә караганда, районда бөртеклеләр уңышын җыеп алуны 10 көндә тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Мөгаен, бүген Буа игенчеләре 100 мең тонна ашлык суктыруга ирешәчәк. “Көзге культураларны чәчү өчен кырларны әзерләү эшләре бара. Быел көзге культуралардан төп уңыш алынуын һәркем аңлады – уртача уңыш гектардан 30 центнер чамасы тәшкил итә. Кем көздән җитәрлек ашлама керткән, алар гектардан 35-40 центнер уңыш ала”, - диде район башлыгы. Аның сүзләренә караганда, көзге культураларны чәчү эшләрен 15 сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла.
Шулай ук районда мөгезле эре терлек баш санын арттыруга юнәлдерелгән терлекчелекне үстерү программасы кабул ителде, дип белдерде район җитәкчесе. Бүгенге көндә районда якынча 70 гаилә фермасы бар, аларның тугызы югары технологияле. ТР Президенты муниципалитет җитәкчесен сөтчелек терлекчелеген үстерүгә аерым игътибар юнәлтүне сорады. Аның сүзләренә караганда, Буа кебек район өчен 6 мең баш савым сыер гына аз.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хуҗалык җитәкчеләре сорауларын да тыңлады. Аерым алганда, алар шикәр чөгендерен сату бәясе хакында иде. Республика Президенты вице-премьерга – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоровка сату бәясен җентекләп анализларга, аннары хуҗалык җитәкчеләре белән фикер алышырга тәкъдим итте.