Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан алып, ашлыкның 49 проценты җыеп алынган

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

2013 елның 12 августына  алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан алып, ашлыкның 49 проценты җыеп алынган, 787,5 мең га суктырылган. Гомумән 1537,0 мең. т ашлык җыелган.

Бүгенгә республикада уртача уңыш – гектардан 19,5 центнер. Әлеге өлкәдә Азнакай (28,1 ц/га), Әлки һәм Буа районнарында  (26,6 ц/га), Әгерҗе дә исә (22,7ц/га). Алардан азга гына Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Сарман районнары калыша.

Татарстанда 584,7  мең тонна печән һәм 2199,1 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 15,0 центнер азык туры килә. Гомумән алганда, ТР буенча кышка 914,7 мең тонна терлек азыгы хәзерләнгән.

Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International