Казанда - бал ярминкәсе

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

2013 елның  25 августына кадәр Казан шәһәренең Спорт сараенда – бал ярминкәсе дәвам итәчәк. Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтә. Мисал өчен биредә Башкортостан, Краснодар, Алтай, Кубань балларыннан авыз итәргә мөмкин. Шулай ук, үзебезнең Татарстан балын да сатып алырга була.

Ярминкәдә акация, урман, кедр, кыргый һ.б. бал төрләрен сатып алырга мөмкин булачак. Биредә умарталык өлкәсендә үзенең файдасы белән күпләргә таныш булган перга, ана сөте, ачы бал һәм башка бик күп продукцияләрне дә табарга һәм сатып аларга мөмкин.

Пенсионер һәм ветераннар өчен продукция түбәнрәк бәядән тәкъдим ителә.

Ярминкә иртәнге 10.00 нан кичке 19.00 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International