Тукай муниципаль районындагы фермер Минталий Миңнеханов районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлаган. 300 гектарда игелгән бодай һәм арыштан тулаем 900 тонна бөртек җыеп алган. Уракны аяз көннәрдә тәмамлап, дәүләткә 700 тонна сыйфатлы ашлык тапшырган.
Корылыклы ел өчен уңышы бик яхшы. Хуҗалыгы буенча гектарыннан уртача 30 центнер тәшкил итә. Сугарулы мәйданнар гектарыннан 45 центнер уңыш биргән. Шунысын да әйтергә кирәк, ул бу юлы да урып-җыюда үзе комбайнда эшләгән.
Миңнеханов фермер хуҗалыгында бәрәңге сабакларын чабуга керешкәннәр, тиздән яңа уңышны ала башлаячаклар. Бу басулардан да яхшы уңыш көтелә, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.