Марат Әхмәтов: “Төбәк азык-төлек фондын формалаштыру эшләре акрын бара“

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстанда дүртенче атна урак өсте бара. Урып-җыю кампаниясе башланганнан алып 43 процент мәйдан бушап калган, дип белдерде ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, тулай уңыш күләме 1325 мең тонна гына тәшкил итә, бу бер гектардан 20 центнердан азрак уңыш алынганда. Көзге культураларны җыеп алу эше тәмамлана.

Бу атнада яңгыр яву сәбәпле, кайбер авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре эшләрне акрынайтты. Марат Әхмәтов аграрийларны эшкә ныклап керешергә чакырды.

Аның сүзләренә караганда, Төбәк азык-төлек фондын формалаштыру эшләре акрын бара. 9 августка булган мәгълүматларга караганда, 100 мең тоннадан кимрәк ашлык җыеп алынган. Фонд белән исәп-хисап ясамаган авыл хуҗалыгы берләшмәләренә бу эшне озакка сузмаска киңәш иттеләр. “Ел барыбыз өчен дә бертигез авыр”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

“Мәҗбүри башкару зарур”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәләгә битараф караучы холдинглар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре бернинди программада да катнашмаячак дип кисәтте.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International