Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 7  һәм 14 сентябрь көннәрендә Казан” Агросәнәгать паркында Авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.  Бу шимбәдә Агросәнәгать паркында шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Спас, Әтнә, Саба, Лаеш, Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш, Балык-Бистәсе, Кама Тамагы, Кукмара, Чүпрәле, Аксубай, Биектау, Әлки, Тукай, Сарман, Мөслим, Актаныш һ.б муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.

21 сентябрьдән башлап  башкаланың ераграк районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын өстәмә берничә мәйданда оештырылачак. Совет районында (Дербышка пос. Совет урамы, 18), Авиатөзелеш районындагысы 123 нче һөнәр лицее каршындагы мәйданда (Дементьева урамы,  39 ), Яңа Савин районындагысы Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары территориясе янәшәсендә ( Адоратский урамы, 21).

Халыкны җәмәгать транспорты белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителгән. Горки метросын, ераграк районнарны Агросәнәгать паркы белән тоташтыручы 3 маршрут булдырылган, аларда 25 автобус хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш, Агропромпарктан ерак түгел генә урнашкан Фәйзи тукталышы аша 12 автобус һәм трамвай маршруты уза.

Бу көнне ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәядән сатып алырга мөмкин  булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International