Җирдә эш күп

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 5 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда Республикада бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахрына якынлаша. Бүгенгесе көндә мәйданнарның 1 проценты гына калып килә. Бу  1592,8 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Җыеп алынган мәйданнардан ашлыкның тулай күләме 2795,8 мең тонна тәшкил итә. Республика буенча уртача уңыш күләме – 17,6  ц/га.

Шулай ук Республикада рапс суктыру эшләре дә давам итә. Бүгенгесе көндә 24,4 мең гектар мәйданда эш башкарылган. Барлыгы 17,6 мең тонна җыеп алынган. Уртача уңыш күләме – 7,2 ц/га. Актаныш (12,5 ц/га), Арча (11,7ц/га), Кумара (10,0 ц/га), Балык-Бистәсе (10,5 ц/га), Тукай (11,1 ц/га) һәм Чистай  (10,0 ц/га) муниципаль районнары алдынгылар рәтендә бара.

Татарстанда бер баш шартлы терлеккә 16,7 центнер азык хәзерләнгән.  Гомумән, Татарстан буенча бүгенге көндә, терлекләрне кышлату өчен 1017,4 мең тонна азык тупланган.

Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International