Татарстан фермерлары Санкт-Петербург шәһәренең “Ленэкспо” комплексының күргәзмә территориясендә узган XXII Халыкара агросәнәгать “Агрорусь” күргәзмәсендә катнашып ике алтын һәм бер көмеш медаль белән кайтты.
Авыл хуҗалыгы белгечләре биредә фәнни ачышлар, авыл хуҗалыгындагы яңарышлар һәм башка бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар белән танышты.
Әлеге күргәзмәдә Россиянең 50дән артык өлкәсеннән белгечләр үз көчләрен сынады. Шулай ук, Украина, Беларусия, Эстония, Латвия, Литва, Финляндия, Нидерланд, Бельгия, Германия, Англия, Китай һәм Турциядән дә белгечләр катнашып үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Алтын медальга ТР Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе белән Питрәч районының “Ватан” хуҗалыгыннан Замир Гимранов лаек дип табылды. Ә “көмеш” Биектау районыннан Минниса Латыйповага насыйп булды.
Татар-информ