Агымдагы елның 2 сентябреннән Зәй шикәр заводы чимал кабул итә башлады. Завод беренче көннәреннән үк тулы көченә эшли.
Беренче олаулар Тукай районы “Кама” агрофирмасыннан китерелгән. Бер көндә 401 рейс ясалып, 5122 тонна шикәр чөгендере кагат кырында урын алган.
Тикшерүләрдән күренгәнчә, чөгендернең пычраклылыгы - 11,3, шикәрлелеге 14,05 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.