Алабуга муниципаль районда бөртекле ашлыкны урып-җыю эшләре төгәлләнде. Быел бөртекле ашлыкның уңышы – гектарына якынча 14 центнер чыккан.
“Яшь көч” агрофирмасында әлеге күрсәткеч – 17, “Яңа Юраш”та – 16 центнерга тиң. Быел, көзге чәчү эшләре 11 810 гектар җирдә башкарылачак, шуларның яртысы үткәрелгән инде. “Восход”, “Яшь көч”, “Яңа Юраш” хуҗалыкларында чәчү ахырына якынлашкан.
Кайсыбер хуҗалыкларда киләсе ел уңышы өчен орлык салып кую эшләре тиз башкарылса, “Якты үзән”, “Восход”, “Морт”, “ Яшь көч” агрофирмаларында орлык тулы күләмдә әзерләнеп тә беткән.
Моннан тыш, район басуларының 42 мең гектар җирендә туфрак эшкәртү эшләренә керешкәннәр. “Якты үзән” хуҗалыгында туңга сөрү эшләренең яртысы башкарылган. Әлеге эшләр, “Колос” авыл хуҗалыгында да кызу темплар белән бара. Бу кооператив хуҗалыкта, сыердан да тәүлегенә уртача 19,4 килограмм сөт савып алына. Икенче урында – “Якты үзән” (18,7 килограмм), өченче урында “Яшь көч” агрофирмасы. Шул ук вакытта “Сапфир” хуҗалыгында да сыердан 10,3 килограмм сөт савып, районның уртача күрсәткече 14,1 килограммга тигез, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.