Республикада бәрәңге мәйданнарның 812 га җыеп алынган

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 5 сентябренә алынган опреатив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда бәрәңге  мәйданнарның 812 гектарында җыеп алынган (10,1 процент). Узган ел әлеге күрсәткеч 780 гектар булган.

Бүгенгесе көнгә  14286 тонна бәрәңге тупланган. Алдынгылар рәтендә Алабуга – 3900 тн, Кукмара – 2000 тн, Әгерҗе - 1120 тн, Тукай муниципаль районы – 1088 тн  бәрәңге туплаган.

Уртача уңыш - 176 ц/га тәшкил итә. Үткән елда бу көннәрне 161 ц/га җыеп алган булганнар. Әлеге өлкәдә, Алабуга муниципаль районы беренчеләр рәтендә бара.   

Көзге культураларга килгәндә,  Республикада 537,2  мең гектарда эш башкарылган. Әлки, Алексеевск, Биектау, Кукмара, Арча районнарында чәчү эшләре югары темп белән алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International