Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Сарман муниципаль районында «Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең сөт җитештерүгә багышланган киңәшмәсендә катнашты.
– Һәр регионның ниндидер өстенлекле бер тармагы булырга тиеш, - дип башлады үзенең чыгышын Марат Әхмәтов. Ил үзен сөт белән яртылаш кына тәэмин итә, дияргә кирәк. Димәк, Татарстан өчен сөт төп «байрак» була ала. Ул шулай иде дә: без Россиядә бу өлкәдә лидерлар идек – барлык сөтнең 7 проценттан артыграгын без җитештердек. Тик соңгы ике елда сөт җитештерү кими башлады. Аны арттыру өчен, кайда нинди мөмкинлек бар – бүген шуны эзләп табарга һәм үзара йөкләмәләр алырга җыелдык.
Сарман муниципаль җитештерү буенча республикада – 22, Зәй районы – 29 урында тора. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районнарның бу юнәлештәге эшчәнлекләренә игътибарны арттырырга кушты. «Агрокөч төркеме» генераль директоры урынбасары Илсур Сабирҗанов сөт җитештерүнең кимүенә китергән сәбәпләр дип беренчел учетның тиешле югарылыкта булмавын, кабат җитештерүдәге проблемаларны, күп сөт бирүчән сыерлардан аерым төркемнәр оештырылмавын һәм башкаларны атады, ай дәвамында сөт җитештерүнең кимүен туктату бурычы куйды. Министрлык белгечләре агрофирмалардагы хәлләрне анализладылар, үз бәяләрен әйттеләр. Агрофирма директорларының үзләренә дә сүз бирелде. Җитди сөйләшү барышында сөтчелектә кеше факторына – савымчыларга, белгечләргә игътибар җитми, дигән фикергә киленде.