2013 елның 18 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда бәрәңге мәйданнарның 3,8 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 48 проценты. 68657 т продукция казып алынган, уртача уңыш - 180 ц/га.
Арча муниципаль районында әлеге күрсәткечләр - 12250 т, Кукмарада – 7400 т, Алабуга районында – 6690 т бәрәңге җыеп алынган.
Алабуга районында уртача уңыш - 291 ц/га, Түбән Камада – 275 ц/га, Әлкидә - 254 ц/га, Баулы белән Арча районнарында исә - 250 ц/га.
Шулай ук, Татарстанда 341,9 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 315 ц/га тәшкил итә.
Бүгесе көндә 10,8 мең га мәйданнан тамыразык җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 20 процентын тәшкил итә.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.