Агымдагы елның 17 сентябренә алынган оператив мәгълъматларга караганда Татарстанда 9,6 мең га мәйданнан шикәр чөгендере җыеп алынган. Бу планлаштырылган күләмнең 17 проценты. 297,9 мең т тамыразык җыеп алынган, уртача уңыш - 310 ц/га.
Алдынгылар рәтендә Тукай районы. Анда 65,6 мең т шикәр чөгендере җыеп алынган, Зәй районында - 44,5, Сарман - 44,3, Нурлат - 34,3, Буа - 31,2 һ.б.
Республиканың 11 районында шикәр чөгендерен җыю эшләре актив рәвештә алып барыла.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.