Мамадыш районында терлекне кышкы чорга күчерүгә әзерләнү һәм бу эшне оештыру буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Республикада агымдагы елның 8 аена терлекчелек буенча нәтиҗәләр ясалды.
Киңәшмә эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов, терлекчелек буенча консультантлар, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, селекция-нәсел хезмәте инспекторлары һ.б. катнашты.
8 айда ТРда сөт, ит җитештерү һәм терлек санын саклау турында төп доклад белән Нәҗиб Хаҗипов чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХда 744,2 мең т (92 процент) сөт савып алынган һәм 230,1 мең т терлек, кош ите җитештерелгән (106 процент).
Кош һәм дуңгыз ите буенча үсеш теркәлгән – 12 процент. Мөгезле эре терлек производствосы 9 процентка кимегән. Кош ите 108,5 мең т җитештерелгән, сыер ите - 60,8 мең т (26 процент), дуңгыз - 59,6 мең т (26 процент).
Нәҗиб Хаҗипов билгеләвенчә, мөгезле эре терлек саны 5 процентка кимегән, сыерлар саны – 1, дуңгызлар – 10 процентка. Ләкин сарыклар саны 13 процентка арткан.
Нәҗип Хаҗипов шулай ук сөт производствосы мәсьәләләренә тукталды. Әлеге чорда һәр сыердан 3123 кг сөт савып алынган. Әтнә (4507 кг), Саба (4251кг), Балтач (4103 кг), Кайбыч (4039 кг) районнары хуҗалыкларында сыерларның продуктлылыгы югары.