“Сөтне аванска да алалар”

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Теләче муниципаль  районында 12 сентябрь көнне «Вамин-Теләче» агрофирмасы Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсенең Иске Җөри терлекчелек комплексында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында киңәшмә узды. Агрофирманың бүлекчә җитәкчеләре, ферма мөдирләре һәм зооветеринария белгечләре чакырулы булган киңәшмәдә сүз терлекчелек продукцияләрен җитештерүне арттыру турында барды.

- Кызганыч, сөт җитештерү буенча күрсәткечләребез мактанырлык түгел. Бу мәсьәлә аеруча сезнең агрофирма буенча актуаль. Кичекмәстән, хәлне уңай якка үзгәртү зарур. Бүген сөтне аванска да алалар. Бәясе дә түбән түгел. Мул сөт-мул акча чыганагы. Продукцияне мул җитештергән хуҗалыкларга дәүләт ярдәме дә зурдан. Бу очракта акча акча эшли, - диде килеп туган вәзгыятькә бәя биреп муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.

“Вамин-Теләче” агрофирмасы бүлекчәләрендә терлек торакларының кышка әзерлеге яхшы, азык берәмлеге дә җитәрлек. Бу очракта урыннарда ит, сөт җитештерүгә игътибарны арттырып, өстәмә кызыксындыру чаралары һәм терлекчеләр белән ике арада уңай микроклимат булдырып эшләү мөһим. Биредә “Вамин-Теләче” агрофирмасы директоры Хәйрулла Хәсәншин терлекчелек продукциясен арттыру буенча эш планнары белән таныштырса, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илфирт Хәйретдинов урыннардагы кимчелекләргә тукталып, белгечләрдән зооветеринария таләпләренә игътибарны арттыруны сорады. Үзенең чыгышында ул фермаларда элементар кагыйдәләрнең үтәлмәвен билгеләп үтте. Әлегедәй җавапсыз караш күрсәткечләрнең түбән булуына китерә дә инде, дип хәбәр итә “Теләче” районы газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International