Агымдагы елның 11 сентябреннән алып 16 сентябрь көннәрендә Минзәлә муниципаль районында үткән Республика күләмендә VIII җәйге “Авыл яшьләре” спорт уеннары булып узды. Әлеге чараның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов та катнашты.
Чара ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте һәм ТР Минзәлә муниципаль районы ярдәме белән оештырылды.
VIII җәйге авыл хуҗалыгы «Авыл Яшьләре» спорт уеннарының оештырылуның төп максаты булып авыл җирлегендә яшәүче яшьләрнең сәламәтлекләрен кайгыртып, спортка мәхәббәт тәрбияләү, актив тормышны пропагандалау, “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”,- дигән девизның асылын аңлату тора иде.
Ярышлар гер күтәрү, татарча көрәш, шахмат, шашка, бадминтон, аркан тарту, җиңел атлетика, сыер савучылар, механизаторлар арасында узган ярышы, өстәл теннисы спорт уеннары һ.б буенча үткәрелде.
Спорт уеннарында барлыгы 43 районнан 1500 көч сынашты. Нәтиҗәләргә күз төшерсәк, беренче бишлекне – Кукмара районы ачып җибәрә. 4 урында – Балтач муниципаль районы. 3 урынны – мамадышлылар яуласа, 2 че урынны Актаныш районы алды, ә 1 урынны – Саба командасы яулады.