Тукай районының “Кама” агрофирмасына шикәр чөгендерен актив рәвештә алуны дәвам итәләр.
– Шикәр чөгендерен ике көн элек ала башладык, – ди “Кама” агрофирмасы агрономы Минталип Галиев. – Быел да әлеге эштә безгә “Зәй шикәре”, “Җәлил”, “Зәй” агрофирмалары ярдәм итә. Чөнки бездә шикәр чөгендерен җыеп алу өчен махсус комбайннар, төягеч агрегатлар юк. Аларның ярдәме белән татлы тамырны җыю да вакытында тәмамланачак, – диде Минталип Кәрим улы.
– Безнең бүлекчәдә 878 гектар мәйданда “леопард”, “оригинал” сортлы шикәр чөгендере игелә, – дип сөйли агрофирманың Новотроицкое бүлекчәсе җитәкчесе Равил Илдарханов. – Бүген шуның 332 гектары алынды. Тәүлегенә якынча 142 гектар чөгендер җыябыз. Уңыш ягына килгәндә, ул начар дип әйтеп булмый: гектарына 300 центнер тәшкил итә.
Чөгендергә төшүләренең икенче көнендә биредә 41 180 центнер татлы тамыр алганнар. Шикәр заводына 46 385 центнер (150-330 машина) чөгендер озатылган.
Эш вакытына килгәндә, монда ул иртәнге сәгать алтыларда ук башлана. Казып алынган чөгендерне шушы вакытттан машиналарга төяп, Зәй шикәр заводына озата башлыйлар. “КамАЗ” машиналары бертуктаусыз диярлек кичке сәгатъ уннарга кадәр ике арада юл тота. Бу – хуҗалыкның үзе өчен дә, йөк ташучылар өчен дә файдалы. Татлы тамырны казуда җәмгысы 11 комбайн, 3 төягеч агрегат эшли.
– “Зәй шикәре” агрофирмасыннан 4 “Ропа-Тигр” комбайны – Суровка авылы янындагы басуда, “Зәй” хуҗалыгыннан 3 комбайн – Новотроицкоеда, “Җәлил” агрофирмасыннан 4 комбайн бүлекчәнең Күперле авылы басуында эшлиләр, – дип сүзен дәвам итте Равил Илдарханов. – Быел, узган елдагы тәҗрибә буенча, чөгендерне иртәрәк ала башладык. Бүтән елларда зәйлеләр үзләрендәге шикәр чөгендерен җыеп бетергәч кенә ярдәмгә киләләр иде. Хәзер исә иң элек бездә эшләп китәләр, аннары гына үз басуларына керәләр. Шул рәвешле эш итүне җитәкчелек файдалы дип тапты, аннары техника, эшчеләр белән тәэмин итү дә яхшы оештырылган. Шуңа күрә дә, һава торышы уңай булса, бер өч көннән шикәр чөгендерен алып бетерергә ниятләп торабыз, – диде Равил Фәйзелхан улы.
Аның сүзләрен раслагандай, чөгендер басуында бертуктаусыз комбайннар гөрелди, төягеч агрегатлар шикәргә әйләнәсе чималны машиналарга ташлап тора. Чыннан да, биредә эшнең яхшы оешканлыгы күренеп тора. Техникада, эшче кулларның ныклыгында шик юк.
“Якты юл”