Көзнең беренче декадасында республиканың аерым бер районнарында 135 мм явым-төшем яуган, бу сентябрь ае өчен күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артыграк. Бу кырлардагы эшне катлауландыра.
14 cентябрь көнне ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә уңыш алу турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хисап тотты. Ул ТР да техник культуралар һәм бәрәңге алу дәвам иттерелүен хәбәр итте. Аерым алганда, рапс мәйданның өчтән бер өлешендә суктырылган, уңыш күрсәткече гектарына 8 центнерны тәшкил итә.
Барлык районнарда шикәр чөгендерен алуга керешкәннәр. Эшләр 30 процент күләмдә башкарылган, уңышның уртача күрсәткече гектарына 300 центнерга якын. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Зәй шикәр заводы яңа чөгендердән беренче 5 мең тонна шикәр җитештергән. Шушы көннәрдә Нурлат һәм Буада шикәр заводлары эшли башларга тиеш.
Илдус Габдрахманов сүзләренә караганда, бәрәңге алу темплары һава торышы шартлары аркасында акрынрак бара. Икенче икмәк барлык мәйданның нибары 20 проценты гына алынган, уңыш күрсәткече гектарына 188 ц тәшкил итә. Бәрәңге башлыча комбайннар ярдәмендә алына, әмма аларның нәтиҗәлелеге туфракның югары дымлылыгы аркасында түбән. Министр урынбасары хуҗалык җитәкчеләренә уңышлы көннәрне максималь куллану үтенече белән мөрәҗәгать итте, уңышны тәүлек буе алуны оештыруга кадәр. “Мисаллар бар, күп кенә хуҗалыклар нәкъ шулай эшли. Уңышны югалту үкенечле булачак, ә мондый куркыныч бар”, - дип ассызыклады Илдус Габдрахманов.
Аның сүзләренә караганда, көзге бөртекле культуралар бүгенге көндә мәйданның 98 процентында чәчелгән. Министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләренең барлык хуҗалыкларда да үтәлмәвен щйтеп узды, чәчүнең оптималь вакыты инде узып бара. Шуңа күрә ул авыл хуҗалыгы формирование җитәкчеләрен, моңарчы эшләмәгәнне куып җитәр өчен ашыгып эшләмәвен сорады, чөнки мондый кырларда аннары яңадан чәчәргә туры киләчәк.
Татарстан Президенты, авыл хуҗалыгы эшләрен шәрехләп, беренче чиратта торган бурычларны билгеләде.
“Хәзер бәрәңге һәм шикәр чөгендерен алуны активлаштыру кирәклеге аңлашыла. Анда эш күп, һәм уңышның да яхшы булуы күренә. Эшне оештырып, уңышны югалтуларсыз җыярга кирәк. Көзге культуралар өчен һава шартлары бик кулай. Көзге культураларны игътибар үзәгенә алып, аларны вакытында һәм сыйфатлы итеп чәчүчеләр уҗымның яхшы шытып чыгуын күрер дип ышанам. Әлбәттә, моның өчен кышның да яхшы килүе шарт, әмма бу барыбер киләсе елга гарантияле эш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татар-информ