ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Фатыйх Минушевны котладылар.

«2014 – 2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгынынң Мелиорация департаменты Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәсе органнары, шулай ук җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы суы белән тәэмин итү буенча федераль дәүләт бюджет учреждениесе (ФГБУ) ведомствосындагы органнарҗитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында инструктив семинарлар үткәрү инициативасы белән чыкты.


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билбау көрәше буенча чемпионнарны һәм призерларны бүләкләделәр. Чемпионнарны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ул шулай ук «Татарстан Республикасының билбау спорт көрәше федерациясе» РОО президенты да, бүләкләде.

26 ноябрьдә Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» дәүләт фәнни учреждениесендә ( ГНУ (ТатНИИСХ РАСХН)  Актаныш муниципаль районы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары өчен уку оештырылды. Бу очрашу шушы район җитәкчелеге инициативасы белән булды.


26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү буенча өчьеллык программа сатып алына торган җайланмаларны 40тан 60%ка схемасы буенча арзанайту аша 2014 елдан гамәлгә керә башлый. Шул максатлар өчен ел саен 2 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы теркәлгән дәүләт органнары тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары 2013 елның 26 ноябреннән үз көченә керә.

Терлекчелек һәм нәсел эше департаментында Россия Федерациясе субъектларына 2014 елда нәселле терлекчелеккә ярдәм итү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.


25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Ярышларда 375 кеше, республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 45 җыелма команда, шулай ук Казан югары уку йортлары студентлары катнашты.

Ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсына Дәүләт урта һөнәри белем бирү учдеждениесе “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы”нда 23 ноябрьдә йомгаклар ясалды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендәге 907 номерлы карары белән 2013 елның 15 ноябреннән Николай Якушкин Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасыннан азат ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International