Яшь комбайнчыларның ел саен үткәрелә торган республика конкурсы йомгаклары

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсына Дәүләт урта һөнәри белем бирү учдеждениесе “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы”нда 23 ноябрьдә йомгаклар ясалды.

Исегезгә төшерәбез, I этап (районныкы) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре белән берлектә уңыш җыеп алу чорында уздырылды.

Соңгы этап ике турда уздырылды – теория һәм практика буенча. Конкурста катнашучыларның эшләре шәхси исәп кәгазьләре буенча бәяләнде һәм урып-җыю вакытында башкарылган эшләр, теоретик һәм практик әзерлек тә исәпкә алынды.

Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын - Александр Грачев (Буа муниципаль районы );

II урын - Александр Ещиганов (Тәтеш муниципаль районы );

III урын - Раушан Фазылҗанов (Балтач муниципаль районы ).

Иң яхшы практик күнекмәләрне – Әлмәт муниципаль районыннан Миләүшә Мостафина, ә иң яхшы теоретик белемнәрне Питрәч муниципаль районыннан Евгений Сухоребрый күрсәтте.

«Иң күп суктыручы» номинациясенә Сарман муниципаль районыннан Рамиль Агелтдинов ия булды.

Катнашучылар арасыннан иң күп стажлысы Актаныш муниципаль районыннан Диларис Мөхәммәтшин булды.

Ә конкурста иң яшь катнашучы Арча муниципаль районыннан Фәнзиль Минсафин иде.

Призлы (1, 2, 3) урыннарны алган катнашучылар Дипломнар һәм призлар, шулай ук Федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесе «Казан дәүләт аграр университеты”ның бюджет бүлегенә конкурссыз керү өчен сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International