Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы теркәлгән дәүләт органнары тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары 2013 елның 26 ноябреннән үз көченә керә.
Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы теркәлгән дәүләт органнары тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерүне уздыру тәртибе һәм аның даимилеге билгеләнде. Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре дигәндә, тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары һәм аларга тагылмалар һәм башка машиналар дип аңларга кирәк, моңа эчке яну двигателе 50 куб сантиметрдан зуррак яисә электр двигателенең максималь көче4 киловаттан артыграк булган, тигез булмаган юлда йөри торган тәгәрмәчле мототранспорт чаралары керми.
Пассажирлар ташу өчен билгеләнгән һәм, йөртүче урындыгыннын тыш, 8дән артык утыру урыны булган, тигез булмаган юлда йөри торган автотранспорт чаралары һәр 6 ай саен техник тикшерелергә тиеш, ә калган машиналар – ел саен. Кагыйдәләрдә шулай ук яңа (чыгарылышына бер ел узмаган һәм файдалануда булмаган) машиналарга техник тикшерү узу турында таныклык аларның техник торышын тикшереп тормыйча гына бирелә, дип каралган.
Техник тикшерүне оештыруны һәм уздыруны гамәлгә ашыру дәүләт техника күзәтчелеге органнарына йөкләнә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кагыйдәләрдә техник тикшерү узу өчен тапшырылырга тиешле документларның төгәл исемлеге, шулай ук үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына куела торган таләпләр дә билгеләнгән. Техник тикшерү (ТО) узу турында документ биргән өчен 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы билгеләнә.