Терлекчелек һәм нәсел эше департаментында Россия Федерациясе субъектларына 2014 елда нәселле терлекчелеккә ярдәм итү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы департаментларының белгечләре һәм җитәкчеләре, әйдәүче тармак берлекләренең һәм ассоциацияләрнең вәкилләре катнашты.
Очрашу йомгаклары буенча 2014 елда федераль бюджеттан нәселле һәм сөт бирә торган авыл хуҗалыгы хайваннарын тотуга субсидияләр бирү өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә куела торган төп критерийларга үзгәрешләр кертү һәм шуннан соң аларны билгеләнгән тәртиптә раслауга тәкъдим итү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә нәселле һәм сөт бирә торган авыл хуҗалыгы хайваннарын тотуга субсидияләр бирү өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә куела торган югарыда күрсәтелгән төп критерийларның яңа редакциясе Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров тарафыннан расланды.