Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ТИПКА) ректоры вазыйфасын билиячәк

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендәге 907 номерлы карары белән 2013 елның 15 ноябреннән Николай Якушкин Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасыннан азат ителде.

Николай Якушкин Федераль дәүләт бюджет өстәмә белем бирү мәгариф учреждениесе - Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА) ректоры вазыйфасын билиячәк.

Николай Якушкин 1953 елның 7 июлендә Татарстан АССР Тәтеш районы Пролей-Каша авылында туган, 1976 елда Горький ис. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Икъдисад фәннәре докторы, профессор.

Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Эшләре:

1976-1976 елларда - ТАССРның Тәтеш районы «Дружба» күмәк хуҗалыгы икътисадчысы; 
1976-1977 
елларда - СА сафларында хезмәт итә; 
1977-1978 
елларда - ТАССРның Тәтеш районы «Дружба» күмәк хуҗалыгы баш икътисадчысы; 
1978-1982 
елларда - КСХИның политэкономия кафедрасы ассистенты; 
1982-1985 
елларда - КСХИ аспиранты 
1985-1985 
елларда - КСХИның политэкономия кафедрасы ассистенты;
1985-1986 
елларда - КСХИ авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы ассистенты;
1986-1987 
елларда - КСХИның авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасында өлкән мөгаллим; 
1985-1987 
елларда - КСХИның икътисад факультеты деканы урынбасары; 
1987-1989 
елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге инструкторы;
1989-1990 
елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты аграр бүлеге инструкторы; 
1990-1990 
елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты социаль-икътисад бүлеге консультанты; 
1990-1993 
елларда - КСХИның политэкономия кафедрасы доценты;
1993-1993 
елларда - ТССР Президенты Аппаратының оештыру бүлеге әйдәүче референты; 
1993-1994 
елларда - ТССР Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты; 

1994 елның ноябреннән - 2013 елның ноябре - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International