Мәгълүмат-консультация ярдәме – АПКның нәтиҗәлелеген күтәрүгә ачкыч

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрьдә Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» дәүләт фәнни учреждениесендә ( ГНУ (ТатНИИСХ РАСХН)  Актаныш муниципаль районы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары өчен уку оештырылды. Бу очрашу шушы район җитәкчелеге инициативасы белән булды.

 Чыгышларның темалары алдан килештерелгән иде, кунаклар күбрәк эшкәртү технологияләре, аерым алганда, туфрак эшкәртү, көзге һәм язгы бодай, арпа сортлары һәм аларны эшкәртү технологияләре, терлек азыгы сыйфатын яхшырту мәсьәләләре белән кызыксындылар.

Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» дәүләт фәнни учреждениесе ( ГНУ (ТатНИИСХ РАСХН)  директоры Марсель Таһиров институтның терлек азыгы җитештерү, җир эшкәртү, механикалаштыру һәм терлекчелек өлкәсендә ирешкән уңышлары белән таныштырды. Орлыкчылыкка һәм бүгенге шартларда туфрак эшкәртү үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде.

Күпьеллык үләннәрне, суданка һәм кукурузны эшкәртү технологияләре турында ТатНИИСХның терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Олег Шайтанов сөйләде.

«Көзге бодай: сортлары һәм эшкәртү технологияләре» дигән темага көзге бодай селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ирина Фадеева чыгыш ясады.

Арпа селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Василий Блохинның чыгышы «Арпа – җитештерүдә сортларның генетик потенциалын гамәлгә ашыру» дигән темага багышланган иде.

Авыл хуҗалыгы биотехнологиясе бүлеге мөдире, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевски бүгенге көндәге язгы бодай сортларын эшкәртү технологияләренең үзенчәлекләре белән таныштырды.

Очрашу барышында төрле сораулар бирелде: козлятникның туклыклылыгы, базарга чыга торган яңа үлән катнашмалары, бөртекле культураларның яңа төр авырулары һәм корткычлары, чәчү әйләнешендә туфракны эшкәртүнең дөрес системасын булдыру һ.б. турында кызыксынучылар күп булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International