Татарстанда 2014 елдан авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү буенча өчьеллык программа гамәлгә керә башлый

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү буенча өчьеллык программа сатып алына торган җайланмаларны 40тан 60%ка схемасы буенча арзанайту аша 2014 елдан гамәлгә керә башлый. Шул максатлар өчен ел саен 2 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2014 елгы кыр эшләренә техника әзерләүне оештыру турында» 2013 елның 16 октябрендәге 214/2-пр боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика штабы төзелде. 2013 елның 16 октябреннән 19 октябренә кадәр республика АПК предприятиеләре арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм МТПны техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс үткәрелде.

Бүгенге көндә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүне тәэмин итү буенча эш алып барыла. Барлык ремонт эшләрен 2014 елның 1 апреленә кадәр төгәлләргә кирәк, дип әйтте министрның беренче урынбасары.

2014 елгы уңыш өчен 588,5 мең га мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелде, шулардан уҗым бодае – 271,5 мең га, көзге арыш – 301,6 мең га, тритикале – 15,4 мең га. 1 терлек башына шартлыча 25 ц. исәбеннән барысы 1503 мең тонна азык әзерләнде, дип тә хәбәр итте Минсәгыйрь Нуретдинов.

Министрның беренче урынбасары сүзләреннән күренгәнчә, агымдагы елның башлангыч йомгаклары буенча чалу өчен терлек һәм кош-корт җитештерү күләме 478 мең тонна ягъни 2012 елга карата 106 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International