«2014 – 2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгынынң Мелиорация департаменты Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәсе органнары, шулай ук җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы суы белән тәэмин итү буенча федераль дәүләт бюджет учреждениесе (ФГБУ) ведомствосындагы органнарҗитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында инструктив семинарлар үткәрү инициативасы белән чыкты.
28-29 ноябрьдәге һәм 2 декабрьдән 6 декабрьгә кадәрге чорда үткәрелә торган семинарларның төп темасы – Россия Федерациясе субъектларының мелиорация өлкәсендә ФМП максатларына һәм бурычларына, шулай ук конкурс нигезендә сайлап алу буенча каралган критерийларга туры килә торган төбәк программаларын (ярдәмче программаларын) эшләү. Баштагы ике көндә семинарда Россия Федерациясенең 42 субъекты катнашыр дип көтелә. Аларның 27се семинарның үзендә булачак, ә калганнары видеоконференция рәвешендә катнашачак. Модератор буларак Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры урынбасары Людмила Кочеткова чыгыш ясаячак.
Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруның финанс механизмы финанслашу шартларында федераль бюджет, региональ һәм җирле бюджетлар акчаларын, шулай ук бюджеттан тыш чыганакларны җәлеп итүне күздә тота. Финанс яктан тәэмин итүнең план күләме 85 млрд. сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән 40,7% – федераль бюджет акчалары, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларыннан 24,9% бүлеп биреләчәк һәм бюджеттан тыш чыганаклар чаралары 34,4% тәшкил итәчәк.
2014 – 2020 елларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү программасы кысаларында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге планы нигезендә 2018 елга мелиорацияләнгән 620,4 мең га җирне файдалануга кертү, авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләренең әйләнештән чыгуын булдырмый калу, авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләрен һәм җирләрне җил эрозиясеннән һәм ташландык хәлдә калудан, шулай ук су эрозиясеннән, су астында калудан һәм су басудан яклау һәм саклап калу, болар – 1 миллион 377 тысяч 600 га – планлаштырыла.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы