Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Фатыйх Минушевны котладылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 1983-1985 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын биләгән Марат Сираев, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, “Россельхозцентр” ФГБУның Татарстан Республикасы филиалы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе вәкилләре һ.б. катнашты.
Бүгенге көнгә кадәр озак еллар уңышлы эшләгәне, шулай ук авыл хуҗалыгы үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Фатыйх Минушевка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” Орденын тапшырды.
Марат Әхмәтов үз чыгышында болай дип билгеләп үтте: “Фатыйх Хәлилрахман улы республика халкына фидакарь хезмәт итте, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерүгә күп көч куйды. Олпат яшьтә булуга карамастан, ул бүген дә, бер адым да артка калмыйча, бар нәрсә белән кызыксынып, заманча яши торган шәхес”.
Марат Сираев, Фатыйх Минушевның шундый мәртәбәле Дәүләт бүләгенә лаек булуы белән горурланам, дип нәтиҗә ясады: “Үз эшенең чын патриоты – һәрдаим, эшне белеп, ихластан эшләде”.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты коллективы исеменнән рәхмәт һәм котлау сүзләре белән МарсельТаһиров чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Фатыйх Минушев 1928 елның 30 ноябрендә туган. 1967-1971 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын били, төрле елларда агросәнәгать комплексы структурасындагы җитәкче вазыйфаларда эшли. 1966 елда “Мактау Билгесе” Ордены белән, 1970 елда “В.И. Ленинның тууына 100 еллыгы уңаеннан фидакарь хезмәт өчен” Медале, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены, 1978 елда ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Моннан тыш, Фатыйх Минушев “ТАССРның атказанган агрономы” (1968 ел), “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” (1993 ел) һәм “ Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” (1999 ел) Мактаулы исемнәренә лаек булды.