Иртәгә Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) шәһәрнең 4 районында оештырылган 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
Агымдагы елның 11 аенда Татарстан Республикасында 705 млн. данәдән артык тавык йомыркасы җитештерелгән, бу якынча үткән ел дәрәҗәсендә. Алдан исәпләүләр буенча бу продукцияне җитештерүел ахырына 1 млрд. данәдән артыграк булыр дип көтелә.
Татарстанда көзге культураларның торышы турында бердәм мәгълүмати күрсәткечләр базасы төзелә. Бу көзге чәчүлек кырларында оператив тикшерүләр уздыру һәм алдан чаралар күрү өчен кирәк, дип хәбәр итә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУның ТР филиалы җитәкчесе Таһир Хадиев.
Агымдагы елның 11 аенда барлык категориядәге хуҗалыкларда сугымга симертелә торган терлек һәм кош-кортның тере авырлыгы 10,7 млн. тонна тәшкил итә. Бу үткән елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 5,4 %ка артыграк. Моннан симертелә торган дуңгызларының тере авырлыгы 11,6 %ка артыграк, сарык һәм кәҗә – 0,3%ка һәм кош-кортлар – 5,7 %ка. Шул ук вакытта сугымга симертелә торган эре мөгезле терлекнең тере авырлыгы 1,5 %ка кимрәк.
2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 30 ноябрендәге 944 номерлы карары белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасына 2013 елның 25 ноябреннән Ришат Хәбипов билгеләнеп куелды.
Өлгергән уңышны җыеп алу белән бергә илебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчүгә әзерлек эшләре дә башлана. Хуҗалыкларда язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкларын салу һәм аларны 2014 елгы язгы чәчүгә әзерләү бара.
Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” дәүләт фәнни учреждениесе (ДФУ) галимнәре әйтүенчә, Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы борчу тудырмый. Көзге һәм кыш башындагы һава шартлары үсемлекләр өчен уңай булды.
3 декабрьдә федераль аграр ведомство башлыгы Николай Федоров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының ветеринария өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы җитәкчеләрен билгеләп кую һәм вазыйфаларыннан азат итү мәсьәләләрен карау комиссиясе утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хайваннарын бердәм исәпкә алуны уздыру планлаштырыла. Электрон тәңгәлләштерүне эре мөгезле терлек гәүдәсенә урнаштырылган махсус чиплар ярдәмендә башкарачаклар.