Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” дәүләт фәнни учреждениесе (ДФУ) галимнәре әйтүенчә, Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы борчу тудырмый. Көзге һәм кыш башындагы һава шартлары үсемлекләр өчен уңай булды.
Бу елның һава шартлары көзге үсемлекләрнең үсешенә һәм кышкы салкын вакытка әзерләнүгә уңай тәэсир итте. Озакка сузылган җылы көз аркасында булган дәвамлы вегетация үсемлекләрдә кышлау өчен кирәкле дәрәҗәдә шикәр тупланып калырга ярдәм итте.
Җир әкренләп туңды. Хәзер ул 20 см. тирәнлеккә кадәр җиткән. Бу исә көзге арыш һәм бодайның, ныгып калып, атмосфера температурасының әкренләп түбәнәюенә әзер булуларын аңлата. Белгечләр әйтүенчә, үсемлекләр өчен хәзер 30 градус салкыннар да куркыныч түгел – чәчүлекләр температураның уйнап торуына ияләшкән.
«Татар-информ»