Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хайваннарын бердәм исәпкә алуны уздыру планлаштырыла

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хайваннарын бердәм исәпкә алуны уздыру планлаштырыла. Электрон тәңгәлләштерүне эре мөгезле терлек гәүдәсенә урнаштырылган махсус чиплар ярдәмендә башкарачаклар. Бу билгеле бер вакыт эчендә хайванның продуктивлылыгы, аның нинди токымга каравы турындагы мәгълүматны, шулай ук бу хайванның ата-анасы турындагы мәгълүматны тиз арада алу мөмкинлеген бирәчәк.

800 мең башка якын эре мөгезле терлек (КРС) шундый чипларга ия булачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сергей Чурин сүзләренә караганда, бу юнәлештә эш инде 2012 елда ук башланган булган. Киләчәктә башка төр авыл хуҗалыгы хайваннарын бердәм исәпкә алуны уздыру да планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International