ТР Хөкүмәте Йортындагы атналык киңәшмәдә республикада сөт җитештерү турында сөйләштеләр.
Бүген Казанның Совет, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Совет районында урнашкан “Казан” агронсәнәгать паркындагы ярминкәдә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР муниципаль районнары башлыклары озата бардылар.
Бу атнада ТР Минзәлә, Мамадыш, Лаеш, Әлмәт һәм Чистай муниципаль районында терлекчелек өлкәсендә семинар-киңәшмә узды. Иртәгә исә, Апас районында да үтәр дип планлаштырыла. Районнарда узган семинар-киңәшмәдә Республикада агымдагы елның 8 аена терлекчелек буенча нәтиҗәләр ясалды.
2013 елның 21 сентябре көнне “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Шулай ук, башкаланың ераграк районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын өстәмә берничә мәйданда оештырылачак.
“Татарстан” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты яшь галимнәре чүп үләннәренә, бөҗәкләргә каршы көрәшнең нәтиҗәле юлларын эзли.
Агымдагы елның 19 сентябрь көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда туфракны көзге эшкәртү эше 1139,9 мең га җирдә башкарылган, бу планлаштырылган күләмнең 52 проценты дигән сүз.
2013 елның 17 сентябре көнне Мамадыш муниципаль районының “Дружба” бүлекчәсенең “Нократ” а/ф Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә агымдагы елның 8 аена терлекчелек өлкәсенә нәтиҗә ясалды.
Азнакай муниципаль районы терлекчеләре кышка әзерләнә. Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, көннәр аяз торганда малларны торакларга кайтарырга вакыт җитте. “Кәримов Ф.Р.” КФХнда узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.
Агымдагы елның 11 сентябреннән алып 16 сентябрь көннәрендә Минзәлә муниципаль районында үткән Республика күләмендә VIII җәйге “Авыл яшьләре” спорт уеннары булып узды. Әлеге чараның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов та катнашты.
2013 елның 18 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда бәрәңге мәйданнарның 3,8 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 48 проценты. 68657 т продукция казып алынган, уртача уңыш - 180 ц/га.