Агымдагы елның 11 аенда Татарстан Республикасында 705 млн. данәдән артык тавык йомыркасы җитештерелгән, бу якынча үткән ел дәрәҗәсендә. Алдан исәпләүләр буенча бу продукцияне җитештерүел ахырына 1 млрд. данәдән артыграк булыр дип көтелә.
2014 елда Татарстанда 1,2 млрд. данә тавык йомыркасы җитештерү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Татптицепром» (Татарстан кошчылык сәнәгате) ҖЧҖнең генераль директоры Марс Алиев.
Тавык йомыркасына бәяләр күтәрелү проблемасы авыллардагы хосусый хуҗалыкларда һәм кошчылык фабрикаларында йомырка салучы тавыкларның саны кимүгә бәйле, дип саный Марс Алиев. Аның әйтүенчә, республикада кайбер шәхси хуҗалыкларда йомырка сала торган тавыкларны бөтенләй үрчетмиләр.
Шуңа бәйле рәвештә, авыл халкын киләчәктә йомырка сала торган чебешләр белән тәэмин итәргә дигән карар кабул ителде. Алдагы елда ук хосусый секторда һәм сәнәгать секторында тавык йомыркасын җитештерү 1,2 млрд. данәгә җитәчәк.
“Бу проблеманы хәл итүнең башка чаралары юк. Тавык йомыркасына күтәрелгән бәяләрне бары тик аларны җитештерүне арттыру ярдәмендә генә төшерергә мөмкин, - дип саный «Татптицепром» (Татарстан кошчылык сәнәгате) ҖЧҖнең генераль директоры Марс Алиев.
«Татар-информ»