Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы турында бердәм мәгълүмати күрсәткечләр базасы төзелә

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда көзге культураларның торышы турында бердәм мәгълүмати күрсәткечләр базасы төзелә. Бу көзге чәчүлек кырларында оператив тикшерүләр уздыру һәм алдан чаралар күрү өчен кирәк, дип хәбәр итә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУның ТР филиалы җитәкчесе Таһир Хадиев.

Кагыйдә буларак, белгечләр елның салкын чорында көзге культураларның торышы турында бары тик республиканың кайбер районнарында уздырыла торган аерым тикшеренүләр нигезендә генә фикер йөртәләр. Галимнәр үсемлекләрнең кышлау күренешен тулысынча күз алдына китерә алмыйлар. Шуңа күрә үсемлекләр турында тулы мәгълүмат бары тик яз җиткәч кенә мәгълүм була. Әмма бу мәгълүмат инде соңга калган булырга мөмкин, чөнки еш кына бу вакытка чәчүлекнең бер өлеше юкка чыккан була.

Галимнәр хәзер мондый хәлләр булмас дип ышандыралар. Һәр кыр буенча көзге культуралар турында кертелә торган күрсәткечләрнең бердәм компьютер банкы көзге үсү һәм кышлау чорында үсемлекләрдә барлыкка килә торган авыруларны яисә башка тискәре күренешләрне кисәтү буенча чараларны алдан үткәрү мөмкинлеген бирәчәк.

Татарстанда уңыш яхшы булсын өчен киләчәктә башка авыл хуҗалыгы культуралары буенча да шундый күрсәткечләр банкын төзү планлаштырыла, дип ышандырды Таһир Хадиев.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International