Агымдагы елның 11 аенда барлык категориядәге хуҗалыкларда сугымга симертелә торган терлек һәм кош-кортның тере авырлыгы 10,7 млн. тонна тәшкил итә. Бу үткән елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 5,4 %ка артыграк. Моннан симертелә торган дуңгызларының тере авырлыгы 11,6 %ка артыграк, сарык һәм кәҗә – 0,3%ка һәм кош-кортлар – 5,7 %ка. Шул ук вакытта сугымга симертелә торган эре мөгезле терлекнең тере авырлыгы 1,5 %ка кимрәк.
2013 елның гыйнвар – ноябрь айларында барлык категориядәге хуҗалыкларда сөт җитештерү 2012 елның шушы чорына караганда 3,9 %ка кимеде, ул 28,6 млн. тонна тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер баш сыердан савым 36 килограммга кимеде һәм 4 568 кг. тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер сыердан тәүлеклек савым узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 0,24 килограммга артты һәм ул 10,5 кг. тәшкил итә. Россия Федерациясенең 39 субъектында сөтнең тәүлеклек гомуми җитештерү күләме 2012 елның тиешле чоры белән чагыштырганда артыграк.
Агымдагы елның 11 аенда барлык категориядәге хуҗалыкларда йомырка җитештерү 37,9 млрд. данә яисә 2012 елның тиешле чоры күләменә карата 97,7 % тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер тавыктан алына торган уртача йомыркалар саны 2012 елның тиешле чоры күләменә карата 2 йомыркага кимеде һәм 279 данә тәшкил итә.
Барлык категориядәге хуҗалыкларда эре мөгезле терлек саны 19,9 млн. баш яисә 2012 елның тиешле чоры күләменә карата 97,9 % тәшкил итә, шул исәптән: сыерлар – 8,8 млн. баш яисә 98,2 %.
Дуңгызлар саны 19,7 млн. баш яисә 2012 елның тиешле чоры күләменә карата 102 % тәшкил итә, сарыклар һәм кәҗәләр – 25,1 млн. баш яисә 100,1%, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кош-кортлар саны – 399,3 млн. баш яисә 101,5 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.