Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасына Ришат Хәбипов билгеләнеп куелды

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 30 ноябрендәге 944 номерлы карары белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасына 2013 елның 25 ноябреннән Ришат Хәбипов билгеләнеп куелды.

Ришат Хәбипов 1963 елның 4 октябрендә Иркутск өлкәсе Чун районы Приудинск шәһәрендә туган. 1990 елда Казан финанс- икътисад институтын тәмамлаган.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән

Үткәндәге эше:

1981 – 1981 еллар  Баулы районы XII партсъезд ис. совхоз тракторчысы;

1981- 1983 еллар – СА сафларында хезмәт итә;

1983 – 1985 еллар – ВЛКСМның Баулы РК оештыру бүлеге инструкторы;

1985 – 1988 еллар  ВЛКСМның Баулы РК оештыру бүлеге мөдире;

1988 – 1990 еллар – «Союзпечать»нең Баулы бүлекчәсе башлыгы;

1990 – 1992 еллар  Баулы районы администрациясе райфинанс бүлегенең дәүләт керемнәре буенча өлкән икътисадчысы;

1992 – 1998 еллар  Баулы районы администрациясе райфинанс бүлеге мөдире;

1998 – 1998 еллар  Казан шәһәре администрациясе финанс идарәсе башлыгының беренче урынбасары;

1999 – 2002 еллар  Нурлат районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары;

2002 – 2013 еллар  Мөслим муниципаль районы администрациясе башлыгы, Мөслим муниципаль районы Советы рәисе.








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International