Орлыгына күрә җимеше

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

Өлгергән уңышны җыеп алу белән бергә илебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчүгә әзерлек эшләре дә башлана. Хуҗалыкларда язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкларын салу һәм аларны 2014 елгы язгы чәчүгә әзерләү бара.

Соңгы күрсәткечләр буенча, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрендә 5652,7 мең тонна язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары бар, ә гомуми ихтыяҗ 6060,8 мең тонна. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең 2014 елга орлыклар белән тәэмин ителеше 93,3% тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә орлыкларны эшкәртү һәм аларны чәчү кондициясенә җиткерү эшләре бара. Барлык тикшерелгән орлыкларның кондициягә җиткерелгәне 69,2% тәшкил итә, узган елгы дәрәҗәдән түбәнрәк, бу исә 2013 елгы уңышны җыеп алганда һава торышы шартларының катлаулы булуына бәйле.

Воронеж, Курск, Липецк, Орел, Свердловск, Самара, Саратов, Иркутск өлкәләре, Ставрополь крае һәм МордовияРеспубликасы аграрчылары бөртекле культуралар орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгәннәр. Калган төбәкләрдә орлыкларны язгы авыл хуҗалыгы эшләренә әзерләү һәм аларны башка төбәкләрдән кайтару эшләре дәвам итә.

«Киләчәк уңыш чәчү материалының сыйфатына бәйле. Бүгенге көнгә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең (Россельхозцентр) 77филиалында һәм 1342 район бүлекләрендә орлыкларның сыйфатын һәм аларның фитосанитар торышын билгеләү буенча эш алып барыла. Эш федераль бюджет акчалары исәбеннән дәүләт хезмәтләрен башкару рәвешендә алып барыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

«Орлыгына күрә җимеше», диләр халыкта. Шуны истә тотып, барлык кызыксынучы тармаклар чәчүлек материалын алдан кайгыртырга, яз көне туфракка сыйфатлы орлык төшсен өчен барлык әзерлек эшләрен тиешле дәрәҗәдә уздырырга тиеш, - ди профильле департамент җитәкчесе Петр Чекмарев.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International