Аграр азык-төлек базарындагы вәзгыятьнең атналык мониторингына йомгак ясалды

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Н.В. Федоровның азык-төлек иминлеген даими тикшереп торуны оештыру турындагы йөкләмәсе нигезендә Агросәнәгать департаменты тарафыннан аграр азык-төлек базарындагы агымдагы вәзгыятькә анализ ясалды (2013 елның 9 декабре торышына).

Узган атнада Россиянең Европа һәм Азия өлешләрендәге бөртекле ашлык базарында азык-төлек һәм фураж ашлыгына бәяләрнең тотрыклануга таба баруы күзәтелде. Авыл хуҗалыгы, әзерләү һәм эшкәртү оешмаларында 2013 елның 1 ноябренә бөртекле ашлык запаслары 2012 елның шушы чорына карата 10,3%ка артты һәм 36,3 млн. тонна тәшкил итте (2012 елда – 32,9 млн. тонна иде). Россиянең Европа өлешендә 3 класслы бодайның уртача бәясе 7 889 сум/т, Россиянең Азия өлешендә – 6 756 сум/т. Россия ФТС күрсәткечләре буенча 2013/2014 авыл хуҗалыгы елында 13 843 мең тонна бөртекле ашлык чит илгә чыгарылган (экспортланган).

Ит һәм ит продуктлары базарындагы хәлләр тотрыклы кала. Барлык категориядәге хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт җитештерү (тере авырлыкта) 2013 елның гыйнвар-октябрендә 2012 елның шушы чорындагыга караганда 5,6%ка арткан һәм ул 9 294,0 мең тонна тәшкил итә. Агымдагы елда чит илдән ит кертү күләме узган елга караганда кимрәк.

Узган атнада сыер итенә куллану бәясе 0,1%ка кимегән (244,93 сум/кг) һәм кош-корт итенә 0,2% ка кимегән (107,22 сум/кг), ә дуңгыз итенең бәясе үзгәрешсез калган (214,35 сум/кг).

Сөт һәм сөт продуктлары базарында узган атнада савым күләменең 0,6%ка артуы күзәтелде. Атна эчендә куллану бәяләре 0,4% тан 0,5%ка артты һәм аларның бәяләре: сыер мае – 303,43 сум/кг, пастеризацияләнгән сөт – 38,13 сум/кг, сырлар 320,99 сум/кг. тәшкил итте.

Шикәр базарында: шикәр чөгендерен җыю тәмамланды, уртача уңдырышлылык дәрәҗәсе 2012 ел белән чагыштырганда 12,0%ка югарырак. Эчке базарда шикәргә күпләп сату бәясе атна эчендә 0,4%ка төште (бер килограммы 22,90 сумга кадәр) һәм ваклап сату бәясе 0,5%ка төште (бер килограммы 32,62 сумга кадәр). Дөньякүләм базарда шикәр чималына биржа котировкаларының төшүе дәвам итә. Шикәр чималын чит илдән кертү күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5,9%ка кимрәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International