Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

2013 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уздырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кабул итү: ТР, Казан шәһәре, Федосеев ур, 36 йорт адресы буенча уздырылачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

- агросәнәгать комплексы системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү;

- авыл хуҗалыгы продукциясенең, чималының һәм азык-төлекнең сыйфатын, конкуренциягә сәләтлелеген һәм иминлеген тәэмин итү;

- агросәнәгать комплексында дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итү;

- авыл хуҗалыгына идарә итү, шул исәптән җитештерүгә, авыл хуҗалыгы продукциясенә идарә итү, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясау;

- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү өлкәсендә норматив хокукый җайга салу;

- авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр мониторингы;

- АПК студентларын максатчан укыту, АПК кадрларының квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан укыту, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтү;

- хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дәүләт ярдәме күрсәтү, гаилә фермалары программаларын гамәлгә ашыру.

Кабул итүгә алдан язылу 8(843)221-76-73, 221-76-00 телефоннары аша башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International