Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагындагы эш йомгаклары турында фикер алыштылар

2013 елның 6 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 11 аенда терлекчелек тармагындагы эш йомгаклары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов үткәрде. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә итү буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сергей Чурин, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының терлекчелек буенча консультантлары һәм селекция-нәсел хезмәте белгечләре катнашты.

Нәҗип Хәҗипов терлек азыгы әзерләү, эре мөгезле терлекләрнең (КРС), сыерларның һәм дуңгызларның баш саны, терлек һәм кош-корт ите җитештерү, сөт җитештерү һәм аларның продуктлылыгы, җылы суэчерткечләрне гамәлгә кертү мәсьәләләренә тукталды.

Министр урынбасары җитәкчеләрнең төпле эшләү нәтиҗәсендә генә терлекчелекнең табышлылыгына ирешеп булганын билгеләп үтте. Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын 2014 елда Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында сөткә субсидияләр бүлүнең төп принципларына юнәлтте.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сергей Чурин ферма мөдирләре, зоотехниклар һәм ветеринария табиблары тарафыннан ай саен грантлар алу шартларына тукталды. Аларны сәламәтлекне ныгытуга, торак-көнкүреш шартларын яхшыртуга, квалификация күтәрүгә, укуга һ.б.ларга тотарга мөмкин булуын билгеләп үтте.

Сергей Чурин азык-төлек базары бүлегенә һәм терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенә хуҗалыкларның айлык, квартал саен, еллык реестрларын һәм җыелма реестрларын күрсәтелгән срокка бирергә кирәклекне искә төшереп үтте. Шулай ук киләсе елда авыл хуҗалыгы хайваннарын дәүләт ярдәме белән иминләштерүне читләтеп үтмәүне дә үтенде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә итү буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров, ел башыннан алып бөтен ел буена орлыкландыру өчен җаваплы зат билгеләнеп куелырга, технологлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмәләр оештырылырга тиеш, дип билгеләп үтте.

Киңәшмәне тәмамлап, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, тиешле барлык хисапларны вакытында тапшырырга һәм агымдагы елны уңышлы тәмамларга кирәк, дип нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International