Кукуруз – кырлар күрке

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Бу елның авыр табигать-климат шартларына да карамастан, безнең аграрчылар төп авыл хуҗалыгы культураларыннан шактый зур уңыш җыеп ала алдылар. Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәләре органнарының оператив күрсәткечләре буенча 2013 елның 9 декабренә бөртекле һәм кузаклы культуралар 42,0 млн. га мәйданнан ягъни урып-җыю мәйданының 95,5%ыннан сугарылды (2012 елда – 39,0 млн. га, 2011 елда – 42,1 млн. га). Тулаем 96,2 млн. тонна бөртекле ашлык җыеп алынды (2012 елда – 75,0 млн. тонна, 2011 елда – 97,5 млн. тонна).

Аерым алганда, бөртекле һәм кузаклы культуралардан чиста килеш гомуми җыем 90 млн. тоннадан артык булыр дип көтелә, бу 2013-2020 елларга Дәүләт программасының максатчан индикаторына туры килә һәм 2012 елга караганда (70,9 млн. тонна иде) 26,9%ка артыграк.

Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев әйтүенчә, быел, алдан бәяләүләр буенча, ашлык өчен гомуми кукуруз җыемы рекорд дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Соңгы күрсәткечләрдән күренгәнчә, ашлык өчен кукуруз 2,1 млн. га мәйданнан ягъни урып-җыю мәйданының 89,1%ыннан сугарылды (2012 елда – 1,9 млн. га, 2011 елда – 1,2 млн. га). 11,3 млн. тонна ашлык (2012 елда – 8,3 млн. тонна, 2011 елда – 5,3 млн. тонна) суктырылды. Уңдырышлылык 52,9 ц/га (2012 елда – 44,5 ц/га, 2011 елда – 42,9 ц/га) тәшкил итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кукурузның уңдырышлылыгы Россиядә бу культураны үстерү тарихында беренче мәртәбә шундый рекорд күрсәткечләр бирде. Моннан тыш, гомуми җыем 1990 елдагы уңышка караганда 4 тапкыр артыграк һәм 2012 елдагыдан (8,2 млн. тонна) 35,8%ка күбрәк.

Гомумән алганда, бу елның һава шартлары кукуруз игү өчен бик уңайлы булды. Сыйфатлы орлык алуны кайгыртучы һәм агротехник таләпләрне үтәгән хуҗалыклар югары уңыш җыеп ала алдылар – дымлылык 14% исәбеннән 80-110 ц/га уңыш алынды. Мәсәлән, Кабарда-Балкар Республикасының «Деметра» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 300 га тамчылы сугарулы мәйданда гектарыннан 160 ар центнер уңыш алдылыр. Краснодар крае Усть-Лабинск районының «Кубань» агрохолдингында «Ладожский» сериясеннән үзебезнең гибридларның 3000 га артык мәйдандагы уңдырышлылыгы 100 ц/га артыграк булды, бу исә читтән алынган орлыклар күрсәткеченнән шактый артык.

Урып-җыю эшләре кебек үк язгы авыл хуҗалыгы эшләренә әзерләнү чоры башлану да бик зур җаваплылык таләп итә. Хәзер нәкъ менә шундый вакыт. 2014 елның язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен көчне куярга кирәк. “Кукуруздан гарантияле уңыш җыеп алу өчен хуҗалыклар ике төп шартны үтәргә тиеш: бүгенге гибридларның иң сыйфатлы орлыкларын сатып алырга һәм тиешле төбәктә бу культураны игүнең барлык агротехник таләпләрен үтәргә. Шул ук вакытта барысының да максаты: районда тиешле дымлылык булганда – 90-110 ц/га, ә корылык шартларында 50-60 ц/га уңыш җыярга”, - дип ассызыклады профильле департамент җитәкчесе.

Илебезнең селекционер-галимнәре даими рәвештә кукуруз гибридларының төрле авыруларга каршы торучанлыгын, өлгергәндә аларның сүллелеген, технологиялелеген арттыра торган кыйммәтле биологик һәм хуҗалык үзенчәлекләрен яхшырту юлларын эзлиләр. Бу юнәлештә эш алып бару кукуруз кебек кыйммәтле авыл хуҗалыгы культурасын җитештерүдә уңышка ирешүнең төп нигезе. Төбәкләр фаразы буенча, киләсе елда кукуруз чәчү мәйданнары 28,7 мең га артыграк булачак һәм ул 2471, 3 мең га (2013 елда – 2442,6 мең га) тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Проофильле департамент белгечләре билгеләгәнчә, безнең илдә кукуруз игүгә бәйле зур перспективалар күздә тотыла. Игенчеләр алдында мөһим бурыч тора – 2020 елга бу авыл хуҗалыгы культурасын чәчү мәйданын 5 млн. га кадәр җиткерергә һәм гектарыннан кимендә 5 тонна уңыш җыеп алырга. Шулай булганда, кукуруз җитештерү күләмнәре 25 млн. тоннадан артыграк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International