10 декабрьдә II Бөтенроссия авыл кооперативлары съездына әзерләнү чаралары кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Авыл хуҗалыгы кредит кооперациясе – авылда кооператив төзелеш лидеры» конференциясен уздыра.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе системасында авыл хуҗалыгы кредит кулланучылыр кооперативлары аерым урын алып тора, аларның төп эшчәнлеге физик һәи юридик затларның акчаларын туплаудан һәм шул кооператив әгъзаларына, хакын һәм шартларын туры китереп, заемнар бирүдән гыйбарәт.
Авыл хуҗалыгы кредит кулланучылыр кооперативлары авылларда кече эшкуарлык субъектларының заемнарга булган ихтыяҗын 6% ка диярлек канәгатьләндерә, ул әлеге базарда, «Россельхозбанк» ААҖдан һәм «Россия Саклык банкы» ААҖдан кала, өченче урынны алып тора. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы кредит кулланучылыр кооперативлары авыл кешеләренә куллану заемнары бирәләр.
Конференциянең төп мәсьәләләре – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм авыл кешеләре эшчәнлегендә авыл хуҗалыгы кредит кооперативларының бүгенге һәм киләчәктәге роле; авылдагы кооператив төзелешендә авыл хуҗалыгы кредит кооперациясенең бүгенге һәм киләчәктәге роле; авыл хуҗалыгы кредит кооперациясенең максатлары; куелган максатларга ирешү өчен кооператив бергәлегенең ресурслары, өстәмә җәлеп ителә торган ресурслар; кооперациянең беренче чираттагы бурычлары, аларны нинди кооператив оешмалар ярдәмендә һәм ресурслар белән хәл итәргә мөмкин.
Конференциядә Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән 200дән артык делегат катнаша. Шулар арасында Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, Россия Банкының Финанс базарларына күзәтчелек хезмәте, «Россельхозбанка» ААҖ вәкилләре, кооператив бергәлегеннән 123 вәкил, башкарма һәм закон чыгару хакимиятенең төбәк һәм җирле органнарыннан 38 вәкил, авыл хуҗалыгы кредит кулланучылыр кооперациясенең бөтенроссия берләшмәләре һәм ревизия берлекләре җитәкчеләре бар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы