Агымдагы елның 6 декабрендә Түбән Кама районында бер үк вакытта югары технологияле ике гаилә фермасы ачылды, дип хәбәр итә Түбән Кама мериясы матбугат хезмәте.
Терлек симертү буенча бер ферма Каенлы авылында ачылды. Хәзер анда 15 үгез, 70 дуңгыз, 60 каз һәм 40 күркә симертелә. Хуҗалыкта агымдагы елның 11 аенда 24 ц эре мөгезле терлек ите, 67 ц дуңгыз ите, 13 ц кош-корт ите җитештерелде. Шул чордагы табыш 3 млн. сумга якын тәшкил итте.
Икенчесе - казлар үрчетү фермасы - Туба авылында ачылды. Хуҗалыкта 2 мең каз һәм 20 баш сарык бар. 2013 елның 11 аенда 261 ц ит җитештерелгән. Акчалата керем 3 млн. сумга якын.
Бу ике ферма да “Крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын төзү (реконструкцияләү)” республика программасы ярдәмендә төзелде һәм ачылды.
Бүгенге көнгә Түбән Кама муниципаль районында 32 гаилә фермасы эшли, шулардан 23се югары технологияле фермалар. Якын киләчәктә аларның саны тагын да артачак.