Рөстәм Миңнеханов алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре исемлеген массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга тәкъдим итте

2013 елның 7 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң алдынгы предприятиеләрнең һәм аларның җитәкчеләренең исемлеген массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, шулай ук алдынгы хуҗалыкларга багышланган телевизион тапшырулар сериясен эшләргә тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, шулай ук күп кенә күрсәткечләр буенча артта калган һәм рейтингы иң түбән булган предприятиеләр җитәкчеләренә дә игътибарны юнәлтергә мөмкин.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп җитештерү-икътисадый күрсәткечләр буенча районнар рейтингларын төзү өчен муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшчәнлеген бәяләү критерийларын билгеләде. Мәсәлән, бәяләү критерийларына 1 га җирдән алынган табыш, сатуның рентабельлелеге, кредитор бурычының күләме, сөт җитештерүнең уртача күләме кебек күрсәткечләр һ.б. керде.

Рөстәм Миңнеханов, агымдагы елның 25 декабренә кадәр барлык районнар да мәктәпләргә капиталь ремонт программасы буенча башкарылган эшләр актлары документларын (КС-2 рәвеше) тапшырырга тиеш, дип игълан итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International