Белоруссия Республикасына эш визиты

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов, ТәлгатьТаһирҗанов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кәбиров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, Россия «ТатНИИСХ РАСХН» ДФУ директоры Марсель Таһиров, «Агросила групп» ЯАҖ генераль директоры Илдар Гимадеев, «Ак Барс» ХК ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Татмелиорация» ТК ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, «Сервис-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Габделхәй Кәримов, «Татагролизинг» ААҖ генераль директоры Азат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасының муниципаль районы башлыклары составындагы делегация Белоруссия Республикасына эш визиты белән килделәр.

Визитның максаты Белоруссиянең инновацион технологияләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен механикалаштыру чаралары белән танышудан һәм үзара файдалы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен һәм механизмнарын билгеләүдән гыйбарәт.

Татарстан Республикасы делегациясен Белоруссия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Леонид Маринич, Россия Федерациясендә Белоруссия Республикасы вәкиллегенең Уфа шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчесе Василий Новак, «Белоруссия Милли фәннәр академиясенең (НАН) Авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча фәнни-гамәли үзәге (НПЦ)» РУП генераль директоры урынбасары Николай Бакач йөртә.

Визит барышында «Амкодор-Можа» ААҖ производствосының җитештерүчәнлеге 60 т/с, 100 т/с булган ашлык киптерү комплексларында, БР Смолевичск районының "Штотц Агро-Сервис" ИЧУСП ашлык киптерү комплексларында, «Краснознаменск катнаш азык заводы» ААҖда, «Смолевичск бройлер тавык фабрикасы» ААҖда булу каралган.

Шулай ук түгәрәк өстәл кысаларында Белоруссия Милли фәннәр академиясенең Аграр фәннәр бүлекчәсе фәнни-гамәли үзәкләре эшчәнлеге белән, «Белоруссия Милли фәннәр академиясенең (НАН) Авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча фәнни-гамәли үзәге (НПЦ)» РУП, “Эксперименталь завод” РПДУП һәм ул чыгара торган фәнни эчтәлекле продукция белән танышу, җыеп алынган ашлык һәм орлык эшкәртү өчен кирәкле машиналарның һәм җайланмаларның фәнни-җитештерү эксперименталь комплексы, җитештерүчәнлеге 40 т/с булган орлык киптерү комплексы белән танышу планлаштырыла.

Татарстан Республикасы делегациясе Минск өлкәсе Пуховичск районы «Зазерье» Эксперименталь базасы» РСДУП сөт-товар фермасында булачаклар һәм сөт бирә торган 800 баш сыерга исәпләнгән СТФ (МТФ) белән, андагы җиһазлар һәм биогаз җайланмасы белән танышачаклар, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International