ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә уздырылды.

10 февральдә кече рәвешле хуҗалыклар җитәкчеләре һәм әгъзалары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Финляндия фермер хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе белән танышу максатында Финляндиягә китәчәкләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә аның башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ветеринария белгечләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2014 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясалды.


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Казанда бу елның апрель башында IV Халыкара ветеринарлар конгрессы узачак.

Халыкара ветеринарлар конгрессы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге һ.б.лар тарафыннан оештырыла.

Мәскәүдә Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең V съезды булып узды. Пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев, Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин һәм Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко катнашты.


5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә хокукларны теркәү, кыска сроклы аренда шартнамәләрен яңадан төзү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү, эрозиягә каршы урман үсентеләрен утырту өчен җирләр бүлеп бирү буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсе узды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында«Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының 2013 елда орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге җитештерү эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2014 елда үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлар билгеләнде.

Көзге культуралар алдагы уңышның нигезен тәшкил итәләр һәм корылык булырга мөмкин төбәкләрдә ышанычлы культуралардан саналалар. Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәләре органнары күрсәткечләре буенча 2014 ел уңышы нигезе итеп 4,7 млн. га көзге бөртекле культуралар (2013 елда – 16,3 млн. га). Шул исәптән 12 млн. га мәйданда – бодай, 2 млн. га артык мәйданда – арыш, 0,2 млн. га - тритикале һәм 0,4 млн. га - арпа. Шулардан 9,5 млн. га (64,9%) чәчүлек җирләр яхшы хәлдә, 4,5 млн. га (31,0%) - канәгатьләнерлек һәм 0,6 млн. га (4,1%) - начар хәлдә, бу уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры килә. Моннан тыш, 0,2 млн. га мәйданда көзге рапс һәм 0,2 млн. га мәйданда көзге шепкән (рыжик) чәчелгән.


4
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Иртәгә, 5 февральдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россельхозцентр» ФДБУның Орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау буенча Татарстан Республикасыфилиалының 2013 елда җитештерү эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елда үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлары» темасына киңәшмә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International